Поиск

Сейчас на сайте 0 пользователей и 6 гостей.

Вход в систему

Последние комментарии

Подписка

RSS-материал

Яндекс цитирования

Экзамен по татарскому языку (традиционный)

follow Татарский язык
http://onayamikaiketsu-concier.com/good/alfa-pvp-kupit.html Экзамен по татарскому языку (традиционный)

 

Билет №1.
1. Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
2. Әбиеңне өлкәннәр көне белән котла.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, сораулар төзеп әйт.
Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Рәхимсез сугыш илебез халкына зур кайгы-хәсрәтләр китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы китерә. 
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн , халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы сакланыр.
Ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парады була. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарга рәхмәт хисе уяна.
 
 
Билет №2.
1. Якын дусларың турында сөйлә.
2. Сыйныфыңа килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, беренче абзацны тәрҗемә ит.
source url Февраль
Һәр айның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Февраль − көннәр саны ягыннан кыска ай. Әмма көннәре кышның бүтән айларыннан озынрак. Кояшлы көннәр сирәк була бу айда. Февраль − күзачкысыз бураннары белән билгеле ай. Бөтен кыш буена яумаган кар шушы кыска айда ява. Кышның соңгы ае бит.
Шулай да февраль − язның күршесе. Яз билгеләре дә сизелә башлый. Кояш югарыданрак карый, юмартрак кылана. Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына тамчылар тамгалый, боз сөңгеләре сузьша. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай.
 
 
Билет №3.
1.      Яраткан шөгылең турында сөйлә.
2.      Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
3.      Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Бүләкне ничек сайларга соң? Туган-тумачаларга кием-салым да, хуҗалык әйберләре дә бүләк итергә ярый.
Туган көн, мәктәп яки институт тәмамлау кебек гаилә бәйрәмнәрендә бүләк бирү җиңелрәк хәл ителә. Бүләк урынына акча бирү әйбәт түгел. Бүләк көтелмәгән әйбер – сюрприз булырга тиеш.
Чәчәк иң яхшы бүләк. Чәчәкне һәркемгә бирергә була. Тик шуны истә тоту мәҗбүри – зур мәҗлескә, банкетка чәчәк алып бармыйлар, чөнки бәйрәм азагына хәтле чәчәкләрнең шиңүе мөмкин.
Бүләкне вакытында тапшыру күңелле. Җитди сәбәпләр булса, бүләкне алдан яки бәйрәм тантанасыннан соң тапшырырга мөмкин.
 
Билет № 4.
1.      Мәктәбең яраткан фәннәрең турында сөйлә.
2.      Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
3.      Текстны сәнгатьле итеп укы, тамыр,ясалма,кушма сузләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Мин, бервакыт, әниемне гаҗәпләндерергә уйладым. Ул эштән кайткан вакытка туры китереп, манный боткасы пешереп куярга булдым. Алдым зур кәстрүл, аңа күп итеп манный ярмасы салдым, шуның өстенә салкын сөт өстәдем һәм газ плитәсенә куйдым. Ут кабызып җибәрдем һәм, бер егерме минут уйнап алыйм әле дип, компьютер артына утырдым.
Вакыт үтте. Кәстрүл капкачын ачып карасам... Кәстрүл төбендә ниндидер бер кара боламык "пыф-пыф" килеп утыра. Аны ашау түгел, курыкмыйча карап та булмый иде. Менә шунда мин "Эш белмәгән − кеше көлдерер" дигән мәкальнең нәрсә аңлатканын аңладым.
 
Билет №5.
1.Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
2.Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимларын әйт.
http://videoavariya.ru/good/hlorprotiksen-detyam-forum.html Кешеләрдәге матур сыйфатлар
Кеше һәр яктан да go site матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә http://mbmgetaway.com/pab/kupit-spori-gallyutsinogennih-gribov.html начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем.
follow link Кешелеклебулу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, go хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.
Әгәр син кешеләрне http://searchengineexpertsindia.com/bace/spays-kupit-zakladkami.html яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмөсөң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк. Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?!
Билет №6.
1.Яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
2. Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим.
Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык...
 
Билет №7.
1.Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.
2. Сыйныфташларыңа Казан турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
 Без бүген татар теле дәресендә “ Каникулларым ничек үтте” дигән темага инша яздык. Дәрес буе бар укучылар да тырышып сочинение яздылар. Класста тып-тын!
Менә укучылар берәм-берәм дәфтәрләрен укытучы өстәленә куя башладылар. Шуларның арасында Рөстәм дә беренче булып бирергә тырышты.
Укытучы: “Иншаң  өчен “бишле” – дип әйткәч, Рөстәмнең башы классның түшәменә тигәндәй булды. Аның борыны әкрен генә өскә күтәрелә башлады. Рөстәм тагын бер-ике җылы сүз өмет итеп, укытучыга караган иде, укытучы апа: “ Ялгышам, синең дәфтәрең түгел икән, Алсуның дәфтәре икән”, дип аны җиргә төшерде
 
Билет №8.
1.Яраткан   һөнәрең турында сөйлә
2.Танышыңа Татрстан Республикасы турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы,алмашлыклар булган  җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.
Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.
 
Билет №9.
1.Татарстан Республикасы турында сөйлә.
2. Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сөйлә.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Мәктәптән башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.
Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: "Исәнме, матурым, без сине яратабыз".
Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.
 
Билет №10.
1.Казан турында сөйлә.
2Югары уку йортында белем алучы апаңа бу уку йорты турында сораулар бир.
3Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз! Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән.
Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды. Без быел беренче сменада укыячакбыз.
 
Билет №11.
1.Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
2.Дустыңны туган көне белән котла.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.
Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз! Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән.
Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды. Без быел беренче сменада укыячакбыз.
 
 
Билет №12.
1.      Яраткан язучың турында сөйлә.
2.      Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир.
3.      Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрен антонимларың әйт.
Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.
Әни... Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
 
Билет №13.
1.Габдулла Тукай турында сөйлә.
2.Сыйныфташыңа спорт төрләре (видах спорта),олимпия уеннары турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә өстәл алдында, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли-сөйли чәй белән сыйлый.Бабай турында сөйли. Карт бабам, пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күршеләргә, авылдашларга йортлар салып биргән.
Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әнине авылда яшәткәнче, шәһәргә алып килер идем, дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.
 
Билет №14.
1.Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
2.Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.
3.Текстны сәнгатьле итеп укы,сыйфат фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Безнең урамда, чик сагында хезмәт итеп картайгач, хуҗасына ияреп кайткан Хан исемле эт бар. Ул хуҗасын аңлый һәм аның командаларын төгәл үти.
Этләр һәрвакыт кешеләргә хезмәт итәргә әзер. Кайда гына хезмәт итмиләр икән этләр! Чигебезне явыз дошманнардан гына түгел, наркотиклардан да саклыйлар. Коткаручы этләр дә бар. Алар суга батучыларга, янгын вакытында авыр хәлдә калган, адашкан һәм төрле һәлакәткә очраган кешеләргә ярдәмгә киләләр. Кайбер этләр көтү көтәләр. Сукыр һәм инвалид кешеләргә хезмәт күрсәтүче этләр дә бар. Бөек Ватан сугышында этләр яралы солдатларга санитарлардан да алдан ярдәмгә килгәннәр. Тәннәренә граната бәйләнгән этләр дошман танкларын шартлатканнар. Хуҗасын саклар өчен үз-үзен корбан итүче этләр дә бик күп.
Ничек яратмыйсың инде шундый тугры дусларны! Тик кешеләр кайвакыт үзләренең тугры дусларын ташлыйлар. Хуҗасыз калган этләр урамда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булалар. Урамда шундый этләр күргәч, күңелемә авыр була. Шундый этләр өчен приютлар күбрәк ачылса, әйбәт булыр иде. Дөньяның үзгәртәсе яклары күп әле...
 
Билет №15.
1.Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
2.Дустыңа үткән туган көне (Д.Р.) турында сораулар бир.
3.Текстны сәнгатьле итеп укы,саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы маенда Казан шәһәрендә тудым. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Без –бишәү яшибез. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме − Камил. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме − Роза. Әнием − укытучы. Әбиемнең исеме − Маһинур. Ул өйдә безгә тәмле ашлар пешереп тора. Мәчеткә дә йөри. Энем белән миңа кызыклы китаплар укырга, догалар өйрәтергә дә вакыт таба. Энемнең исеме − Айнур. Аңа бишенче  яшь итте. Ул балалар бакчасына йөри. Каратэ белән шөгыльләнә, хәрефләр укырга өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Без икәүләп бик дус яшибез. Ә мин Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә укыйм. Безнең мәктәп К. Насыйри урамында урнашкан. Ул өч катлы.Мин беренче сменада укыйм. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Дәресләрдән соң китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам. Гаиләбез белән театрларга, концертларга да йөрергә яратам.
 
Билет №16.
1.Татар композиторларының берсе турында сөйлә
2. Әниеңне Халыкара хатын-кызлар көне белән котла (поздравить).
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, ул бер утрау шикелле тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш.  Әйдәгез, шушы кремльгә  таба барыйк. Кремьлгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы аша узабыз. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.
Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар.
 
Билет № 17.
1.Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
2.Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була.  Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. "Туган" сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: "туган ана", "туган ил" һәм "туган тел". Бу төшенчәләр − өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә "изге" дигән сүз таныш түгел.
Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала.
 
 
Билет №18.
1.Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
2.Авырган дустыңа шалтыратып, хәле турында сораш. (спроси как дела у заболевшего друга)
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була,ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!
 
Билет №19.
1.Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
2.Сыйныфташыңа җәйге ял  (летние каникулы, отдых) турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.Мин Свердловск шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Күптән түгел без Казанга әйләнеп кайттык. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Свердловскида вакытта татарча өйдә генә сөйләшеп була иде. Казанга кайткач, мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатландым. Күңелем рәхәтләнеп китте. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелдылар. Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!
Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган, шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.
Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.
Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.
Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.
 
Билет №20.
1.Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
2.Сыйныфташыңа үзенең буш вакытын ничек үткәрүе  (о том, как он проводит свободное время) турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган, шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.
Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.
Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.
Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.
Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык. Казан шәһәре миңа бик тә ошады.
Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.

 

 

Ответы
Җаваплар
 

 

Билет №1.
1 Мин һәм минем гаиләм
Минем исемем – Ольга. Миңа 15 яшь. Мин 100 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укыйм. Миңа биология, химия, татар теле дәресләре ошый. Мин табиб булырга хыялланам.
Безнең гаиләдә 6 кеше бар: бабай, әби, әти, әни, абый һәм мин. Безнең гаилә бик тату. Бабаемның исеме – Владимир, ул пенсиядә. Әбием Екатерина да шулай ук лаеклы ялда. Әтием Владимир заводта эшли. Әнием Светлана табиб. Абыем Леонид университетта укый.  Без гаиләбез белән урманнарга, елга буйларына ял итәргә йөрергә яратабыз. Бергә шахмат уйныйбыз, китаплар укыйбыз, тарихи һәм фәнни кинолар карыйбыз.
2.         Кадерле, әбием!
Сине өлкәннәр көне белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек, ак бәхетләр, озын гомер, шатлык телим. Һәр көн сиңа куаныч алып килсен.
Сине хөрмәт итеп һәм яратып, оныгың Ольга.
3. Һәр айның нинди үзенчәлекләре бар?
Февраль  нинди ай?
Нинди көннәр сирәк була бу айда?
Шушы кыска айда күпме кар ява?
Кояш ничек карый?
Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына нәрсә тамгалый?
Февраль нинди ай?

 

 
 Билет №2
1 Якын дусларым
Минем исемем – Дмитрий. Минем иң якын дустымның исеме – Виктор. Без 2011 нче елда таныштык. Тиз дуслаштык. Безнең уй-фикерләребез бик охшаган.  Минем дустым физкультура дәресен бик ярата. Ул тиз йөгерә.
Без аның белән баскетбол уйныйбыз, велописедта йөрибез. Өй эшләрен бергә эшлибез. Бер-беребезгә ярдәм итәбез.
Мин Виктор кебек дустым булуга шатланам. Аны бик хөрмәт итәм.
2 Сезнең гаиләдә ничә кеше бар?
Синең әтиеңнең исеме ничек? Аңа ничә яшь? Ул кайда эшли?
Синең әниеңнең исеме ничек? Аңа ничә яшь? Ул кайда эшли?
Синең гаиләгез белән кайларга барганың бар?
Син гаиләңне яратасыңмы?
3 Февраль
У каждого месяца есть свои уникальные особенности. Февраль − короткий месяц по количествудней. Но его дни длиннее других месяцевзимы. В этом месяцесолнечных днейбываетредко. Февраль –месяц,известный сильными буранами. В этом коротком месяцевыпадает весь снег, которого не было за всю зиму. Это ведьпоследний месяц зимы.
 
 
Билет №3
1 Яраткан шөгылем
Минем исемем – Елена. Минем яраткан шөгылем – компьютерда программалар язу. Киләчәктә мин программист булырга хыялланам. Миңа информатика һәм математика фәннәре ошый. Математика дәресендә без санарга, мәсьәләләр чишәбез. Информатика дәресендә без компьютерда эшләргә өйрәнәбез. Мин анимация ясарга өйрәндем, хәзер катлаулырак программалар ясыйм.
Минем икенче яраткан шөгылем – велосипедта йөрү. Минем 7 тизлекле велосипедым бар. Мин мәктәпкә шуның белән барам. Уртача тизлектә йөрергә яратам. Минемчә, һәр кешенең яраткан шөгыльләре булырга тиеш.
2 Синең мәктәп китапханәсендә булганың бармы?
Мәктәп китапханәсендә татар китаплары бармы?
Мәктәп китапханәсендә рус китаплары бармы?
Мәктәп китапханәсендә инглиз китаплары бармы?
Мәктәп китапханәсендә журналлар бармы?
Китапларны укырга өйгә бирәләрме?
Китапларны ничә көннән кайтарырга кирәк?
Мәктәп китапханәсендә уку залы бармы?
3 Туган көн, мәктәп яки институт тәмамлау кебек гаилә бәйрәмнәрендә бүләк бирү җиңелрәк хәл ителә. Бүләк урынына акча бирү әйбәт түгел. Тик шуны истә тоту мәҗбүри – зур мәҗлескә, банкетка чәчәк алып бармыйлар, чөнки бәйрәм азагына хәтле чәчәкләрнең шиңүе мөмкин. Бүләкне вакытында тапшыру күңелле.
В такихсемейных праздниках, как день рождения, завершение школы или института, дарение подарковрешается легче. Нехорошовместо подарка даритьденьги. Однако обязательно надо держать в уме, что на большое торжество, на банкет не приносят цветы, потому что до конца праздника цветымогут завянуть. Весело  вручать подарок вовремя.
 
 
Билет №4

1 Мин 100 нче мәктәптә укыйм. Безнең мәктәп бик яңа һәм матур. Мин бу мәктәптә 2011 нче елда укый башладым. Миңа монда бик ошый. Укытучылар һәм сыйныфташларым бик яхшы.

Дәресләрдән миңа математика һәм информатика ошый. Мин программист булырга телим. Безнең математика укытучысының исеме – Ольга Егоровна. Ул безне санарга, авыр мисаллар чишәргә өйрәтә.Безнең информатика укытучысының исеме – Зәнфирә Мансуровна . Ул безне компьютерда эшләргә өйрәтә.
Мин үземнең мәктәбемне бик яратам, һәм монда укыганыма бик шатмын.
2 Саша, син нинди телләр беләсең?
Син нинди телләр өйрәнәсең?
Сиңа телләр өйрәнү авыр биреләме?
Син татар телен беләсеңме?
Син инглиз телен беләсеңме?
Син телләр белү кешегә кирәк дип уйлыйсыңмы? Ни өчен?
Син ничә телдә сөйләшәсең?
Синең ничә телдә сөйләшәсең килә?
Син нинди телләрне аңлыйсың?
Син нинди телләрдә укый беләсең?
3 Мин, бервакыт, әниемне гаҗәпләндерергә уйладым. Ул эштән кайткан вакытка туры китереп, манный боткасы пешереп куярга булдым. Алдым зур кәстрүл, аңа күп итеп манный ярмасы салдым, шуның өстенә салкын сөт өстәдем һәм газ плитәсенә куйдым. Ут кабызып җибәрдем һәм, бер егерме минут уйнап алыйм әле дип, компьютер артына утырдым.
Вакыт үтте. Кәстрүл капкачын ачып карасам... Кәстрүл төбендә ниндидер бер кара боламык "пыф-пыф" килеп утыра. Аны ашау түгел, курыкмыйча карап та булмый иде. Менә шунда мин "Эш белмәгән − кеше көлдерер" дигән мәкальнең нәрсә аңлатканын аңладым.
Тамыр: Мин (я), әниемне (маму), ул (он, она, оно), эштән (с работы), вакытка (на время), манный (манка),боткасы (каша), зур (большой), кәстрүл (кастрюля), аңа (ему, в него),  күп (много), шуның (в него),өстенә (наверх),салкын (холодно),сөт (молоко), газ (газ), плитәсенә (наплиту),ут (огонь), бер (один), егерме (двадцать), минут (минут),компьютер (компьютер),артына (за),капкачын (крышку), төбендә (на дне),ниндидер (какой-то), кара (черный), боламык (кашица),аны (его, ее), менә (вот), шунда (там, тогда),эш (работа), кеше (человек), мәкальнең (у пословицы), нәрсә (что).
Ясалма: ярмасы (крупа).
Кушма: бервакыт (однажды).

Билет №5.
1 Яраткан ел фасылым
Россиядә дүрт ел фасылы бар: Кыш, Яз, Җәй һәм Көз. Алар һәрберсе үзенчә матур. Кыш көне кар ява. Язын табигать яшеллеккә күмелә. Җәй көне кояш нурларына күмә. Көзен уңыш җитешә.
Шушы ел фасыллары арасыннан миңа бигрәк тә җәй ошый. Җәй көне җылы, кояшлы һәм матур була. Мин җәен велосипедта йөрергә, саф һавада ял итәргә яратам. Без гаиләбез беләнбалыкка барабыз, пикникларга йөрибез. Җәй көне дуслар белән баскетбол уйныйбыз, кинога барабыз.
Кыскасы, мин җәйне бик яратам!
2 Синең театрга барганың бармы?
Кайсы театрга барганың бар?
Син театрга барырга яратасыңмы?
Нинди театр карарга яратасың?
Син артистларның уйнавын яратасыңмы?
Театрга кем белән барасың?
Театрга еш йөрисеңме?
Театрга өйрү ни өчен кирәк?
 
3 Кешеләрдәге матур сыйфатлар
Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем.
Кешелеклебулу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.
Әгәр син кешеләрне яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмөсөң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк. Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?!
Матур –гүзәл, сылу, күркәм, чибәр
Начар – әшәке, әйбәт түгел.
Кешелекле – яхшы күңелле
Хезмәт сөючәнлек – эшчән
Яратмасаң – ошатмасаң
Надан – аңгыра, акылсыз
Зур – олы.

Билет №6.
1 Яраткан бәйрәмем
Бәйрәмнәр төрле була. Яңа ел бәйрәме, Сабантуй, Җиңү бәйрәме һәм башкалар. Минем яраткан бәйрәмем - Яңа ел бәйрәме. Мин бу бәйрәмне яратам, чөнки Яңа ел бәйрәмендә без бөтен гаиләбез белән җыелабыз. Әни тәмле салатлар ясый, әти чыршы бизи. Мин энем белән әтигә ярдәм итәбез.
Яңа ел бәйрәмендә әти белән әни безгә бүләкләр бирәләр. Бу көнне өстәлдә мандарин, кышкы салат һәм бүтән ашамлыклар була.
Яңа елны кешеләр өйдә гаиләләре белән каршылыйлар. Бу көнне матур теләкләр телиләр. Бу бәйрәм бөтен Россия халкын берләштерә торган бәйрәм. Мин ул бәйрәмне бик көтеп алам.
2 Син кайсы шәһәрдән?
Ул кайда урнашкан?
Сезнең шәһәрегез зурмы?
Анда кеше күпме?
Шәһәрегез матурмы?
Шәһәрегезнең һавасы чистамы?
Син шәһәреңме яратасыңмы?
3 Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим.
Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык...
Такие походы объединяет наш дружный класс ещё больше. Все наши походы проходят увлекательно, а про один из них я хочу рассказать больше.
Были последние дни мая. Она уже готова встречать лето: окрестность презеленая, каких только цветов нет, птицы щебечут, летят, жужжа пчелы, шмели в поисках меда.
 
 
 
Билет №7.
1 И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
(Г. Тукай “Туган тел”)
2 Казан шәһәренең тарихын беләсеңме?
“Казан” сүзе нәрсә аңлата?
Казан шәһәре кайсы гасырда барлыкка килгән?
Хәзер Казан нинди шәһәр?
Казан Кремлендә нинди тарихи биналар бар?
Сөембикә манарасын кайчан төзегәннәр?
3 Без бүген татар теле дәресендә “ Каникулларым ничек үтте” дигән темага инша яздык. Дәрес буе бар укучылар да тырышып сочинение яздылар. Класста тып-тын!
Менә укучылар берәм-берәм дәфтәрләрен укытучы өстәленә куя башладылар. Шуларның арасында Рөстәм дә беренче булып бирергә тырышты.
Укытучы: “Иншаң өчен “бишле” – дип әйткәч, Рөстәмнең башы классның түшәменә тигәндәй булды. Аның борыны әкрен генә өскә күтәрелә башлады. Рөстәм тагын бер-ике җылы сүз өмет итеп, укытучыга караган иде, укытучы апа: “ Ялгышам, синең дәфтәрең түгел икән, Алсуның дәфтәре икән”, дип аны җиргә төшерде.
 
Рустем от радости чуть не прыгнул до потолка, когда учительница сказала: “За твое сочинение “пять”. Он стал медленно задирать нос. Учительница спустила Рустема, смотревшего на нее в надежде на еще больше теплых слов, на землю, сказав ему:  “Я ошиблась, эта тетрадь оказывается не твоя, а Алсу”.
 

 

 
Билет №8.
1 Яраткан һөнәрем
Минем киләчәктә программист буласым килә. Миңа математика һәм информатика ошый. Информатика укытучысы безне компьютерда эшләргә өйрәтә. Компьютерда төрле программалар ясап була. Мин берничә анимация ясадым.
Киләчәктә программистлар бик кирәк булыр дип уйлыйм. Чөнки Интернет көннән-көн үсә. Хәзер күп өйдә компьютер бар. Ул бик күп уңайлыклар бирә. Телевизордан һәм телефоннан ул күпкә популяррак.
2 Татарстан Республикасының мәйданы күпме?
Анда күпме кеше яши?
Татарстан Республикасында нинди милләтләр бар?
Татарстан Республикасында ничә елга бар?
Татарстан Республикасында таулар бармы?
Татарстан Республикасы Россиянең кайсы өлешендә урнашкан?
Татарстан Республикасының табигате нинди?
 
3 Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.
Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.
Для того, чтобы не быть похожим на таких диких людей, нужно стремиться получать знания, уметь их в себе накапливать.
Раньше, когда был младше, я до конца сам не понимал значение знания. Но, немного повзрослев, понял, что невозможно выполнить полезную работу, добиться цели в жизни без знаний. Я убедился в этом.

 

 
Билет №9.
1 Татарстан Республикасы
Татарстан Республикасы Россия территориясендә урнашкан. Башкаласы – Казан шәһәре. Татарстанда 4 елга бар: Кама, Идел (Волга), Вятка, Агыйдел (Белая). Татарстанда татарлар да, руслар да яши. Табигате матур. Татарстанда 4 ел фасылы: кыш, яз, җәй һәм көз була. Кышын минус 30-35 градуска кадәр салкын, җәен 30-33 градуска кадәр җылы.
Татарстан нефтькә бай. Монда җир уңдырышлы һәм яхшы. Сулар чиста, бик күп чишмәләр бар. Татарстан – яшәү өчен бик яхшы урын. Монда халык шәһәрләрдә һәм авылларда яши.
2 Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
Укуы авырмы?
Укуы ошыймы?
Кайсы фәннәрне яратасың?
Кайсы фәннәрне аңлап бетермисең?
Укытучылар яхшы аңлатамы?
Дәресләргә әзерләнеп барасыңмы?
Тырышып укыйсыңмы?
Мәктәбегез ошыймы?
Белем алу кешеләргә ни өчен кирәк?
3 Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йортымәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Мәктәптән башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.
Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: "Исәнме, матурым, без сине яратабыз".
Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.
 
Профессий очень много, я каджый знает что они бывают разными и увлекательными. Но кто же обучает этим профессиям? Да, есть учебные здания, которые называются училище, техникум, институт, университет. А учебное здание до них − школа. Ребята после исполнения семи лет, идут в школу. В школе начинает расти корень профессионалов. А люди, поливающие воду этим молодым, некрепким корням − учителя. Они помогают этим корням крепнуть и вырастить большое дерево. Мое слово о таком человеке.
Она − моя учительница. Как сегодня помню как она впервые встретила меня. Сказанные ею слова до сих пор звучат в памяти: "Здравствуй, дорогой, мы тебе любим".
Она − очень хорошая учительница. Радуется нашим успехам, разделяет наше горе.
 
 
Билет №10.
1 Казан шәһәре
Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре. Казан шәһәре 1005 нче елда салына башлаган. “Казан” сүзе “Котелок” дип тәрҗемә ителә. Казан Кремлендә төрле тарихи биналар бар. Мәсәлән, Сөембикә манарасын 16нчы гасырда төзегәннәр.
Хәзер Казан бик матур һәм олы шәһәр. Монда бик күп ял итү үзәкләре, парклар бар. Мәсәлән, Җиңү паркы, Тукай скверы, Горький исемендәге ял итү паркы һәм башкалар. Уку йортлары бик күп. Театрлар бар: Галиәскәр Камал театры, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры һәм башкалар.
Казан – бик тиз үсүче шәһәр. Миңа монда яшәве бик ошый.
2 Син кайсы уку йортында укыйсың?
Уку йортында укуы авырмы?
Укуы ошыймы?
Кайсы фәннәрне яратасың?
Кайсы фәннәрне аңлап бетермисең?
Укытучылар яхшы аңлатамы?
Дәресләргә әзерләнеп барасыңмы?
Тырышып укыйсыңмы?
Стуеднт булуы ошыймы?
Белем алу кешеләргә ни өчен кирәк?
3 Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз! Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән.
Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды. Без быел беренче сменада укыячакбыз.
 
 
Билет №11.
1 Татар телен өйрәнү
Минем исемем – Олег. Минем ана телем – рус теле. Бу мәктәпкә күчкәч, мин татар телен өйрәнә башладым. Татар телен беренче ел өйрәнәм. Аны өйрәнү бик җиңел түгел. Татар теле рус теленнән нык аерылып тора. Мәсәлән, укылышы икенче төрле. Чөнки татар телендә рус телендә булмаган “Ә”, “Ө”, “Ү”, “Җ”, “ң” һәм “Һ” хәрефләре бар. Татар телендә җөмлә дә икенче төрле төзелә. Анда фигыль җөмлә азагына куела. Шулай да, мин тырышам. Татар телен өйрәнә алсам бик әйбәт булыр иде.
2 Дустым, Игорь!
Сине туган көнең белән котлыйм. Сиңа бәхет, шатлык, сәламәтлек телим. Тормышта уңышларга иреш. Киләчәгең матур булсын.
Сине хөрмәтләп, чын күңелдән котлап, дустың Олег.
3 Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз! Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән.
Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды. Без быел беренче сменада укыячакбыз.
килеп җитте - килеп җитмәде
ясап куйдым - ясап куймадым
ясадым  - ясамадым
карап тордым - карап тормадым
минеке булыр  - минеке булмас
каршы алды  - каршы алмады
сагынганбыз  - сагынмаганбыз
алып керде - алып кермәде
котлады - котламады
таныштырды - таныштырмады
укыячакбыз - укымаячакбыз
 
 
Билет №12.
3 Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.
Әни... Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Тәмле - тәмсез
Рәхәт – рәхәт түгел
Шатлык - кайгы
Матуррак - ямьсезрәк
Олы - кечкенә
Яңа - иске
Әни - әти
Көчле – көчсез

 

 
Билет №13.
3 Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә өстәл алдында, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли-сөйли чәй белән сыйлый. Бабай турында сөйли. Карт бабам, пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күршеләргә, авылдашларга йортлар салып биргән.
Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әнине авылда яшәткәнче, шәһәргә алып килер идем, дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.

 

 
Билет №14.
3 Безнең урамда, чик сагында хезмәт итеп картайгач, хуҗасына ияреп кайткан Хан исемле эт бар. Ул хуҗасын аңлый һәм аның командаларын төгәл үти.
Этләр һәрвакыт кешеләргә хезмәт итәргә әзер. Кайда гына хезмәт итмиләр икән этләр! Чигебезне явыз дошманнардан гына түгел, наркотиклардан да саклыйлар. Коткаручы этләр дә бар. Алар суга батучыларга, янгын вакытында авыр хәлдә калган, адашкан һәм төрле һәлакәткә очраган кешеләргә ярдәмгә киләләр. Кайбер этләр көтү көтәләр. Сукыр һәм инвалид кешеләргә хезмәт күрсәтүче этләр дә бар. Бөек Ватан сугышында этләр яралы солдатларга санитарлардан да алдан ярдәмгә килгәннәр. Тәннәренә граната бәйләнгән этләр дошман танкларын шартлатканнар. Хуҗасын саклар өчен үз-үзен корбан итүче этләр дә бик күп.
Ничек яратмыйсың инде шундый тугры дусларны! Тик кешеләр кайвакыт үзләренең тугры дусларын ташлыйлар. Хуҗасыз калган этләр урамда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булалар. Урамда шундый этләр күргәч, күңелемә авыр була. Шундый этләр өчен приютлар күбрәк ачылса, әйбәт булыр иде. Дөньяның үзгәртәсе яклары күп әле...

 

 
Билет №15.
3 Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы маенда Казан шәһәрендә тудым. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Без –бишәү яшибез. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме − Камил. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме − Роза. Әнием − укытучы. Әбиемнең исеме − Маһинур. Ул өйдә безгә тәмле ашлар пешереп тора. Мәчеткә дә йөри. Энем белән миңа кызыклы китаплар укырга, догалар өйрәтергә дә вакыт таба. Энемнең исеме − Айнур. Аңа бишенче  яшь итте. Ул балалар бакчасына йөри. Каратэ белән шөгыльләнә, хәрефләр укырга өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Без икәүләп бик дус яшибез. Ә мин Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә укыйм. Безнең мәктәп К. Насыйри урамында урнашкан. Ул өч катлы.Мин беренче сменада укыйм. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Дәресләрдән соң китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам. Гаиләбез белән театрларга, концертларга да йөрергә яратам.

 

 
Билет №16.
3 Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, ул бер утрау шикелле тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш.  Әйдәгез, шушы кремльгә  таба барыйк. Кремьлгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы аша узабыз. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.
Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар.

 

 
Билет №17.
3 Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була.  Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. "Туган" сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: "туган ана", "туган ил" һәм "туган тел". Бу төшенчәләр − өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә "изге" дигән сүз таныш түгел.
Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала.

 

 
Билет №18.
3 Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була,ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!

 

 
Билет №19.
3 Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.Мин Свердловск шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Күптән түгел без Казанга әйләнеп кайттык. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Свердловскида вакытта татарча өйдә генә сөйләшеп була иде. Казанга кайткач, мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатландым. Күңелем рәхәтләнеп китте. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелдылар. Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!
Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган, шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.
Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.
Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.
Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.

 

 
Билет №20.
3 Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган, шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.
Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.
Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.
Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.
Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык. Казан шәһәре миңа бик тә ошады.
Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.

 

© infovek 2011-2015 Последнее обновление: 07.07.2015     infovek@yandex.ru